бу темада татар теле белән урыс телен чагыштырып язырмын һәм кем язасы килә языгыз. бер конкрет әйбернең ике телдәгесен язып, кайсы әйбәтрәк булуын әйтергә.
башлыйм.
урысча - принимать решение, татарча - карар кабул итү. "карар" сүзенең мәгънәсе белән төзелеше туры килми. шуңа күрә, мин хәзер уйлыйм, урысчасы әйбәтрәк. әмма "карар" дигән сүзнең мәгънәсе урыс телендә бармы соң? "решение"ның бит беренче мәгънәсе "чишелеш". әмма бары бер "кара" сүзеннән ясалган кебек "карар" сүзе миңа ошамай, ә чынлыкта кайдан чыккан икән ул? - бәлки гарәп теленнәндер.