Витр намазы турында берничә хәдис укыгач, сораулар чыкты. Бер хәдистә язылган иде, витр намазы иң ахырдан укыла дийеп. "Ул хәтта төнге нәфел намаздан соң укылырга тийешме икән?" дигән сорау чыкты. Ә болай, хәзер бездә кабул ителгәне, ул ястү намазында фарыз белән сөннәттән соң. Ә төнге намаз - төнлә, ястү намазыннан соң. Ястү намазы дигәнгә, әйткәнемчә, фарызы, сөннәте, витр кертеп санала.
Ә теге миндә шундый сорау "тудырган" хәдистә йакынча "ахыргы намазда рәкәгать саны так булсын, шул витр була" дийеп йазылган иде. Ул Бохари китабындагы хәдис иде.